ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация II Халыкара Иртыш Сабантуенда катнашу өчен Сургутка килде
Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация II Халыкара Иртыш Сабантуенда катнашу өчен Сургутка килде

Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация II Халыкара Иртыш Сабантуенда катнашу өчен Сургутка килде

7 июньдә Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Сургут шәһәрендә II Халыкара Иртыш Сабантуе уза.

Сабантуйны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы һәм өлкә администрациясе оештыра.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның беренче урынбасары Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнаша.

Бүген иртән Татарстан делегациясе Сургутка килеп җитте. Аларны Сургут татарлары каршы алды.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, беренче эш итеп, Сургутның Җәмигъ мәчетенә юл тоттылар. Анда мөфти Таһир хәзрәт Саматов белән җылы очрашу узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*