Бүген, 7 июнь көнне Сургут шәһәренең үзәк мәйданында III Халыкара Иртыш Сабантуе — Россия халыкларының дуслыгы, хөрмәте һәм бердәмлеге бәйрәме узачак.
Шушы чара кысаларында Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Сургут шәһәре һәм Татарстанның Әлмәт районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы оештырылды.
Белешмә: III Халыкара Иртыш буе Сабантуе – язгы кыр эшләре тәмамлануның киң колачлы татар бәйрәме. Әлеге чара Россия, Казахстан һәм Кытай төбәкләрен берләштерә, Иртыш елгасы буенча элемтәне символлаштыра һәм милли уеннарны һәм көрәшне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үз эченә ала.
Әлеге чара Иртыш буе Сабантуе дип исемләнгән. Иртыш елгасы Кытайдан башлап, Казахстан, Омск һәм Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы аша уза. Сабантуйга бу төбәкләрнең һәрберсеннән делегацияләр килә. Бу бәйрәм округта яшәүче халыкларның дуслыгын ныгыту, мәдәниятләрен саклау максатыннан үткәрелә.








