Алабуга шәһәрендә милли бәйрәмебез “Сабантуй- 2026” гөрләп узды. Бәйрәм гадәттәгечә искиткеч матур театраль тамаша белән башланып китте. Алга таба хакимият башлыгы Рөстәм Нуриев авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәт алдынгыларын бүләкләде шәһәр һәм район үсешенә һәрдаим ярдәм күрсәтүче оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ат чабышы, юыртаклар бәйгесе бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Бәйрәмдә җыр- бию, төрле тамашалар, балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр аерым мәйданчыкларда оештырылган иде.
“Сабантуй сылуы” бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы ачып җибәрде. Ул бәйрәм кунакларын БТК исеменнән кайнар котлады һәм бүләкләр тапшырды. Узган еллардагы барлык җиңүчеләрне төп сәхнәгә чакырып, аерым билгеләп үту быелгы яңалыкның берсе булды.
“Г. Тукай урамы” дип аталган урында барлык мәктәп, балалар бакчалары үз чатырларында төрле күргәзмә һәм мастер- класслар оештырдылар. Бу- Алабуга Сабан туеның аерылып торган, күркәм яңалыгы булды.