Дагыстан Республикасында атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда чыгыш ясаган Кукмара районының Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин югары осталык һәм көчле әзерлек күрсәтте. Киеренке көрәш шартларында ул 90 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады һәм Россия җыелма командасы составына керде.
Хәзер спортчыны җаваплы һәм дәрәҗәле ярыш — Бөтендөнья күчмә уеннары көтә. Дөньяның төрле илләреннән килгән иң көчле спортчыларны берләштерәчәк бу бәйгедә Илнур Россия данын яклап чыгыш ясаячак.
“Хезмәт даны”