ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды
Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

Бүген Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды, анда оешманың актив әгъзалары һәм хөрмәтле кунаклар катнашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, шулай ук «Татарстан» ДТРК алып баручысы Гөлназ Ибраһимова катнашты. Утырышны Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Артур Михайлович Ефимов җитәкләде.

Көн тәртибендәге төп темалар татар халык гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру буенча эш нәтиҗәләрен барлау һәм Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районындагы башкарма комитетының җирле бүлекчәсе яңа җитәкчесен сайлау иде.

Доклад белән гамәлдәге җитәкче Гөлназира Талипова чыгыш ясады, ул милли мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча эш турында сөйләде.

Пленар өлештә Мамадыш районының имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев чыгыш ясады. Ул дини тәрбия бирү һәм аның телне саклаудагы роле турында сөйләде. 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамзия Мәгъфурова туган телдә белем бирүдәге уңышлары турында чыгыш ясады. Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридоновның чыгышы исә мәдәният учреждениеләренең татар мәдәниятен саклауга керткән өлеше турында иде.

Оешманың иң актив әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бер тавыштан җирле бүлекчәнең яңа җитәкчесе итеп Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина сайланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*