Татарстанда Татарстан Республикасы Рәисы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Казан Идел буе халыкларының XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысындагы милли киемнәре” дигән тарихи-этнографик проект тормышка ашырылды.
Проектны тормышка ашыру барышында Идел буе халыкларының – руслар, татарлар, шул исәптән керәшен татарлары һәм мишәрләр, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар һәм чувашларның уникаль кием үрнәкләрен торгызу мөмкин булды. Костюм үрнәкләренең күп кенә элементлары (кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) кулдан эшләнгән.
Хәзерге вакытта күргәзмәдә 30 дан артык кием үрнәге бар. Аларны Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) күрергә мөмкин.
Күргәзмәне мәгълүмати-методик яктан традицион киемне тасвирлаучы ике томлы иллюстратив каталоглар тулыландыра. Алар Идел буе халыкларының туган телләрендә эшләнгән. Бу каталоглар – әлеге өлкәдә беренче иллюстратив-методик кулланмалар. Алар этнографлар, культурологлар, шулай ук Идел буе осталары арасында зур кызыксыну уятканнар.