ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Батырлык мәңгелек: Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлил һәйкәлен ачуда катнашты
Батырлык мәңгелек: Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлил һәйкәлен ачуда катнашты

Батырлык мәңгелек: Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлил һәйкәлен ачуда катнашты

Чиләбе өлкәсенең Кунашак урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә куелган бюстны һәм яңа скверны ачу тантанасы узды.

Яңгыр булу сәбәпле, чара Кунашак урта мәктәбенең актлар залында үтте. Бәйрәмне Чиләбе шәһәренең “Айгөл” халык бию ансамбле ачып җибәрде.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре Мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе, Урал федераль округы Баш мөфтие Ринат Хаҗи-Хәзрәт Раев, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Кунашак муниципаль округы Башлыгы Рамил Вакилов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, махсус хәрби операция сугышчысы Максим Абдрахимов катнашты.

Бәйрәм барышында Кунашак урта мәктәбе укучылары Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, патриотик җырлар башкардылар. Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, Кунашак авылының “Формула” хореография коллективы һәм “Алтын балачак” вокаль ансамбле сәхнәдә күркәм чыгыш ясадылар.

Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше Салих Сәйдәшевның данлыклы «Совет Армиясе маршы» музыкасы астында монумент өстендәге тукыма төшерелеп, тамашачылар алдында шагыйрьнең мәһабәт бюсты ачылды.

Кунаклар һәм чарада катнашучылар яңа ачылган һәйкәл нигезенә чәчәкләр салдылар.

Бу зур бәйрәм чарасы тарихка кереп калачак. Каһарманнар исеме мәңгелек!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*