ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендәге инновацион балык фермасы белән танышты
Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендәге инновацион балык фермасы белән танышты

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендәге инновацион балык фермасы белән танышты

Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены делегаты Д. Хәбибуллинның Мәрсин балыгы фермасында булды. Эшкуар үзе үстергән балык хуҗалыгы – «Фишка» туристлык комплексы белән таныштырды.

Васил Шәйхразыев ферма территориясен карады, эшкуарның авыл хуҗалыгын туризм белән берләштереп алып бару тәҗрибәсе белән кызыксынды. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, мондый проектлар авыл яшәешен җанландыра, яшьләрне авылда калырга этәрә һәм төбәкнең икътисади үсешенә зур өлеш кертә.

Белешмә: Чиләбе өлкәсендәге гастрономик туристик урыннарның берсе – Кунашактагы Мәрсин фермасы.

«Фишка» Мәрсин фермасы 2019 елда Кунашак эшкуары Марат Хәбибуллин инициативасы белән ачылган. Баштарак бу бары балыкчылык хуҗалыгы гына булган. Әмма 2020 елда, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» төбәк программасында катнашып, яңа дәрәҗәгә чыккан һәм уникаль туристлык мәйданчыгына әверелгән.

Бүген “Фишка” тәмле, элиталы балык кына түгел, Мәрсин балыгын ашап карау белән ферма буенча мавыктыргыч экскурсияләр дә тәкъдим итә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*