ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган
Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган

Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган

Пермь краеның Барда районы Үдик авылында узган якшәмбе көнне Сабантуй бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә вертолёт та булган, дистәләгән популяр татар эстрада йолдызлары чыгыш ясаган, йөзләгән килограмм пылау һәм шашлык пешеп торган. Сабан туенда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

Ләкин бу Сабантуйның төп байлыгы саннарда түгел, ә аны оештырган искиткеч кешеләрнең олы күңелендә. Үдик авылы Сабан туеның төп инициаторларын һәм спонсорларын — Ильяс һәм Илсаф Гыймадетдиновлар. Алар — зур, соклангыч, дус гаилә. Зур транспорт компаниясенә нигез салучылар, меценатлар, хәйриячеләр, үз кече ватаннарын яратучылар һәм аның халкына төрлечә ярдәм итеп торучылар. 2026 ел башында Ильяс Гыймадетдинов вафат булды. Аның шулай иртә китеп баруы татар халкы өчен зур югалту булды. Шуңа күрә быелгы Сабантуй аның якты истәлегенә багышланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*