29 ноябрьдә Төмәндә себер татарлары көне үткәрелә.
Чараны Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрә.
Программада “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” исемле экскурсия, “Тел- халыкның җаны” әдәби кунакханә һәм “Себерем минем” дип аталган концерт.
Шулай ук әлеге көн чаралары арасында “Себер татарлары ашлары” исемле конкурс-күргәзмә үткәрелә. Бәйге Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы сайты.