Сургут шәһәре иҗтимагый татар үзәгендә Ханты – Манси шәһәреннән филология фәннәре кандидаты, Югория Дәүләт Университетының чит телләр кафедрасы доценты, “Вестник угроведения” журналының редколлегия әгъзасы, Рәсәй фундаменталь эзләнүләр фонды һәм ХМАО-Югра хөкүмәте теләктәшлеген алган “Югра халыкларының мәдәният аралашуында этник тәнгәллекнең бер фрагменты буларак милли ашханә” проекты 
Үзе башка милләттән булсада татар халкына, аларның мәдәниятына, милли ашларына хөрмәтенең зурлыгын әйтте. Ул безнең татар ашларының исемнәре каян килеп чыкканы, аларның пешеренү серләре белән кызыксынды. Татар халкының үткән һәм бүгенге тормышы белән безнең шәһәрдә генә түгел ХМАО-Югра өлкәсендәге барлык шәһәрләрдә яшәүче татар халкының тормыш көн-күреше белән дә фикер алышты.
Татар якшәмбе мәктәбенә йөрүче кечкенә сабыйларның тырышып татар телен өйрәнүче балаларны күреп сокланды. “Ак калфак” татар хатын – кызларының чүгү түгәрәген күреп Сургут татарларының тагын башка төрле эшчәнлеге турында да таныштыруымны сорады.

Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, бүген”Сандугач” җыр- бию ансамбле һәм Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияты активистлары Ханты-Манси шәһәрендә булып узган “Югра многонациональная” фестивалендә үз чыгышлары белән катнашты. Башка милләт вәкилләре белән очрашып, аларның мәдәнияты, сәнгате белән танышты.
Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут



