VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары өч төркемгә бүленеп, районның горурлыгы булган өч хуҗалыкны карап йөри, аларда эш алып бару тәҗрибәсе белән таныша. Төркемнәрнең берсе хәзерге минутларда Татар Әхмәте авылында – Фәнис Бакиров хуҗалыгында.
Татарстанның Әлки муниципаль районындагы Татар Әхмәте авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә.
“Бу атлар кышкы салкыннарга аеруча чыдам, – дип сөйли Фәнис Бакиров. – Без аларны иртә яздан басуга чыгарабыз, кыш кергәч кенә яңадан урыннарына кайтарабыз. Алар тау итәкләрендә дә, урманда да үзләренә азык таба ала. Алар өчен хәтта бүре дә куркыныч түгел – урманда очраган теләсә нинди ерткыч җанварга каршы торырга сәләтлеләр”.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 ләп шундый ат бар. Аларны Фәргать Бакиров һәм абыйлы-энеле Әмир һәм Дамир Нуруллиннар карый.
Фәнис Бакиров сүзләренә караганда, фермада ел саен 100-120 тай туа. Крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук эре мөгезле терлекләр дә бар. Ат итен һәм сыер итен фермер “Казан” агросәнәгать паркында сата.