Самара өлкәсендә, Камышлыда, шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 99 ел тулуга багышланган кичә үтте.
– Хөрмәтле кунаклар, кадерле шагыйрәләр! Безнең бүгенге очрашуыбыз авылдашыбыз, Камышлы халкының сөекле улы, шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 99 ел тулуга багышлана, — дип башлап җибәрде шигърият кичәсен Камышлының социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чаралар уздыручы Рәмзия Мәгъдән кызы.

Кичәдә Әнвәр абыйның биографиясен искә алып, иҗатына нәтиҗә ясап, шигырләрен укыдылар. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен, ул ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
Әнвәр Давыдовның биографиясен искә алып китәр өчен сүз кунакларга — район библиотекасы эшчеләре Әһлиуллина Сиринә һәм Гәрәева Әлфия ханымнарга бирелде. Шагыйрьнең матур шигырьләрен социаль реабилитация бүлегендә ял итуче Вахитова Фәнүзә укып китте. Дилбәр Мөхтәбәр кызы Шиһапова да бик эчтәлекле чыгыш ясады, татар халкына шундый шәхес биргән Камышлы яклары турында сөйләде, сабый чакларга кайтарып, шул чордагы вакыйгаларны искә алды.

Әнвәр Давыдов музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Әнвәр Давыдов безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый:
«Купме илләр, башкалалар гиздем,
Шомарып бетте юлда өзәнге.
Ләкин миңа, әй, Камышлым минем,
Син һаман да — җирнең үзәге…»

Әнвәр исән, Әнвәр йөрәкләрдә,
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек шагыйрь булып калган.
Чарабызны тагын да матурлап, социаль реабилитация бүлегендә ял итүче Яруллина Гөлчирә, Шиһапова Газидә, Төхбәтшина Рәйсә апалар үзләренең җырлары белән бизәп үттеләр.
– Хөрмәтле кунаклар! Сезнең белән очрашу минутлары сизелми дә үтеп китте. Минем шундый теләкләрем бар: дөньяларыбыз имин, күкләребез тыныч, аяз булсын, балалар сугыш күрмичә, бәхетле яшәсен иде! Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз, — дип чараны төгәлләде алып баручы. Кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.
Камышлы авылының
социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе
Рушания ДИНДАРОВА.