Бүген, 27 апрель көнне, Казанга Уфа «Ихлас» мәчетенең бер төркем мөселманнары килде. Казанга сәяхәт кылырга килгән дин кардәшләребез «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Казанның 1000 еллыгы музее белән таныштылар. Шулай ук программа кысаларында алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән дә очраштылар.