Камышлы районының Балыклы авылында моннан 30 ел элек башланып киткән «Урам концертлары» фестивале дип аталган традициябезне дәвам итеп, шушы исем астында быел да тамашалар уздырдык.
Беренче концертыбыз Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланып, Олы һәм Себер урамнары һәвәскәр артистлары чыгышы белән узса, икенчесе 31 мартта үтте, ул кичне Таллы, Төбәк һәм Ярмәк урамнары артистлары чыгыш ясады. 1 май кичендә Кысырык, Яшьләр һәм Сусыз урамнары һәвәскәрләре үзләренең матур чыгышлары белән шатландырды. Бу концертларда авылда туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбызның да кайтып катнашуы ямь өстенә ямь булды.
Безнең Балыклыбыз талантларга бай. Концертларда катнашкан барлык артистларга да рәхмәтләребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телисебез килә. Алга таба да, шушы традицияләрне саклап, «Урам концертлары»быз гөрләп торсын, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен, Балыклыбыз гөрләп яшәсен, дигән теләктә калабыз.
16 июньдә милли бәйрәмебез Сабантуйда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты булачак. Барлык артистларыбызны, авылдашларыбызны, кунакларны Сабантуйга чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез, туганнар!
Балыклы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.С.АБСАТТАРОВ, Р.В.ФАРДЕЕВ, Р.Н.ЮСУПОВ.
Камышлы районы.