Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе Балыклы авылының Сабан туенда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты үтәчәк
Самара өлкәсе Балыклы авылының Сабан туенда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты үтәчәк

Самара өлкәсе Балыклы авылының Сабан туенда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты үтәчәк

Камышлы районының Балыклы авылында моннан 30 ел элек башланып киткән «Урам концертлары» фестивале  дип аталган традициябезне дәвам итеп, шушы исем астында быел да тамашалар уздырдык.

Беренче концертыбыз Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланып, Олы һәм Себер урамнары һәвәскәр артистлары чыгышы белән узса, икенчесе 31 мартта үтте, ул кичне Таллы, Төбәк һәм Ярмәк урамнары артистлары чыгыш ясады. 1 май кичендә Кысырык, Яшьләр һәм Сусыз урамнары һәвәскәрләре үзләренең матур чыгышлары бе­лән шатландырды. Бу концертларда авылда туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбызның да кайтып катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Безнең Балыклыбыз талантларга бай. Концертларда катнашкан барлык артистларга да рәхмәтләребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телисебез килә. Алга таба да, шушы традицияләрне саклап, «Урам концертлары»быз гөрләп торсын, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен, Ба­лыклыбыз гөрләп яшәсен, дигән теләктә калабыз.

16 июньдә милли бәйрәмебез Сабантуйда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты булачак. Барлык артистларыбызны, авылдашларыбызны, кунакларны Сабантуйга чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез, туганнар!

Балыклы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.С.АБСАТТАРОВ,  Р.В.ФАРДЕЕВ, Р.Н.ЮСУПОВ.

Камышлы районы.

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*