ТАССРның Актаныш районы Чынык авылында туган.
Белеме:
- 1981 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология бүлеген тәмамлый;
- 2000 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура тәмамлый, филология фәннәре кандидаты;
Хезмәт эшчәнлеге:
- 1981 елда – Актаныш районы Сәфәр авылы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
- 1982 елда – Актаныш районы Сәфәр авылы мәктәбендә укыту буенча директор урынбасары, оештыручы;
- 1983 елда – Актаныш районының 6нчы санлы балалар бакчасында тәрбияче;
- 1984 елда – Актаныш районы Актаныш авылында 6нчы санлы балалар бакчасы мөдире;
- 1997 елдан – Актаныш районы администрациянең социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасары;
- 2000 елдан – Актаныш районы халык депутаталары советы рәисе урынбасары;
- 2006 елдан – Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
- 2009 елдан – Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;
- 2009 елдан – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында эшләр белән идарә итүчесе;
- 2014 елдан – Бөтендөнья татар конгрессында бүлек җитәкчесе.
Бүләкләре
- РФ Халык мәгарифе отличнигы, 1988.
- “Россия Федерациясенең атказанган педагогы”, 1996.
- ТРның мәгариф министрлыгы аттестацион комиссиясе карары нигезендә Югары категорияле җитәкче категориясе, 1997.
- “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк тамгасы, 2002.
- Татарстан Республикасы президентының Мактау грамотасы, 2003.
- “Казанның 1000-еллыгы уңаеннан” медале, 2005.
- “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” билгесе, 2008.
- ТРның Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, 2008.
- “ТРның халыкны социаль яклау буенча атказанган хезмәткәре”, 2008.
- Федераль дәүләт статистика идарәсенең ведомство билгесе – “2010 елда халык санын алуда нәтиҗәле хезмәт өчен” медале, 2012.
Элемтә өчен
- Телефон: +7 (843) 236-5916
- Эл. почта: [email protected]