tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 163)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Әдәбиятка багышланган гомер

Бүген 29 августта әдәбият аксакалы булып саналган Суфиян Поварисов 90 яшьлек юбилеен каршылый. Атна башында – 25 августта Татарстан язучылары берлеге Суфиян аганы үзләрендә зурлап котлады. Юбилярны котларга аның каләмдәшләре, күренекле язучылар, галимнәр Мирфатыйх ага Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Хатыйпов, Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Суфиян аганың якташлары Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ, юбиляр белән институтта бергә укыган төркемдәше ...

Дәвам »

Сочида хәзер Марат Башаровның үз йолдызы бар

27 августта Кино көненә багышланган бәйрәм кысаларында “Сочи” кинотеатрының йолдызлар аллеясендә яңа – танылган артист Марат Башаров йолдызы куелды. “Мактаулы исемнәрдән минем Татарстанның атказанган артисты дигәне генә бар,  Инде Кино көнендә Сочида йолдызым барлыкка килүе өчен бик зур рәхмәт”, – дигән Марат Башаров бәйрәм вакытында.

Дәвам »

Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”

Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый.

Дәвам »

Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин – оптимист

Заманында Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар гимназиясе директоры: “Башкортостанда татар булу авыр”, — дип медиа кырын шартлатты.

Дәвам »

Мәскәүдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильмның премьерасы үтте

Мәскәүдә Патриарший күлләр йортында Татарстан көннәре кысаларында  Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильм беренче мәртәбә тамашачы хозурына күрсәтелде. Беренче Бөтендөнья сугышы башлануына 100 ел тулуга багышланган “Онытылган сугышның билгесез геройлары” («Незаметные герои неизвестной войны») дип исемләнгән документаль фильмны «FDL-production»  студиясе төшергән. Режиссер – Денис Красильников, оператор – Фәрит Галиев. Фильмда Татарстаннан Мәскәүгә китеп эшләүче танылган алып баручылар Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов ...

Дәвам »

Казан 30 августка әзерләнә

30 август соңгы елларда Казанда шәһәр көне дип бәйрәм ителсә дә, халык аңа зуррак мәгънә салып карый. Читтә яшәүче татарлар нәкъ шушы көнне Татарстан башкаласына килеп чыгарга тырыша. Быелгы бәйрәм программасы да бик матур һәм һәркем күңеленә ятышлы урын таба алыр дип уйлыйсы килә. Бәйрәм чаралары Казан ратушасында башланып китәчәк. Биредә Казанның иң абруйлы кешеләрен зурлаячаклар. Иртәнге унда Кабан күлендә ...

Дәвам »