tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 162)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Алматыда Камал исемендәге театр артислары тамашачылар белән очрашу үткәрәчәк

Билгеле булганча, 9-11 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Алматы шәһәренә гастроль сәфәренә чыга.Беренче төркем артистлар Казахстанның икенче башкаласына 7 се үк килеп төшәләр. 8 сентябрьгә артистларның сагынып алган тамашачылары белән очрашуы узачак. Ул М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия театрының кече залында оештырыла. Казан кунаклары көндезге икегә билгеләнгән очрашуга милләттәшләребезне көтеп кала. Соңгы мәртәбә камаллылар Алматыга 2007 елда килгән ...

Дәвам »

“Себер кубогы” турниры бер атнага соңрак үтәчәк

Көрәш буенча “Себер кубогы” бөтенроссия турниры Кемеровоның “Арена” спорт комплексында 10-11 октябрьдә үтәчәк. Алдарак бу ярышлар 3-5 октябрьдә булачак дип хәбәр ителгән иде. Мондый кичектерү Россия көрәш федерациясенең 18 октябрьдә Япониядә сугышчан спорт төрләре өлкәсендә ике ил арасындагы аралашу чараларында катнашуы белән бәйле. Быелгы “Себер кубогы” турниры икенче мәртәбә үткәрелә. Беренчесе 2012 елда узган иде. Турнирны Кемерово өлкәсенең яшьләр сәясәте ...

Дәвам »

.TATAR югары дәрәҗә доменда теркәү башланды

атарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы ...

Дәвам »

Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә, дип яза “Татар-информ” МА. Ни кызганыч, сайт татар телендә эшләнмәгән.

Дәвам »

Красноярскида татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс узачак

Бүген 29 августта Красноярскиның яшь гаилә академиясе бинасында “Татар ашлары” мастер классы үткәреләчәк. Мондый төр чаралар ай саен үтә икән. Алар төрле халыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шәһәрнең иң оста татар хуҗабикәләре кыстыбый (бу ризык якмыш, күзикмәк дип тә йөртелә әле) һәм чәкчәк әзерләү бар нечкәлекләрен күрсәтеп-сөйләп, пешерп бирәчәкләр.

Дәвам »

Татарстан мәдәнияте көннәре турында Бельгия радиосы сөйләде

Бельгиядәге татарларның “Татары в Бельгии” оешмасы лидеры Регина Вәлиева шушы көннәрдә Бельгия телетапшырулар компаниясендә интервью бирде. Ул “Radio 1” иртәнге тапшыруына кунак итеп чакырылган булып, Бельгия татарларының шушы ай азагында Мәскәүгә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашу өчен барулары, ватандашлары белән аралашудан һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бай иҗаты тәэсирендә туган хис-тойгылары турында сөйләде. Әңгәмә фламанд телендә барды. Бельгия Корольлегендә татарлар чагыштырмача ...

Дәвам »