tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”
Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”

Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”

Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый. Мин аны һәрвакыт дулкынланып көтәм, аның ничек үткәнен игътибар белән күзәтәм, үтеп киткәч, йомгак ясыйм. Эшләрнең ничек барганын күрсәтеп тора ул! Намусыбыз, кыюлыгыбыз, милли иманыбыз нинди хәлдә булганын күрсәтә.

Төрлечә караш бар аңа. “Республика көне” булу белән беррәттән “шәһәр көне” дип Казан муниципаль берәмлегенең мәдәни чараларына гына әйләндерү омтылышлары булса да, бу көн тарихка мәңгегә кереп калды. Ул чыннан да зур туплану мизгеле булды. 4-5 гасырдан соң зурдан кубып, гомуммилли дәгъваны көн тәртибенә кую. Ул көннәрдә депутатлар (алар арасында Марат Мөлеков), җирле хакимиятләр һәм төрле катлам вәкилләре арасында республиканың статусын, хокукларын яклау, татар факторының куәтен аңлау сизелеп тора иде. Каршылар да күп иде. Ләкин без көчлерәк идек, шуңа киртә салып тормадылар. Үзгәртеп коруның төп нәтиҗәсе – федерализмны яклау, халык ихтыяҗын үтәү мизгеле булды ул. Кыска гына булса да.
Һәрвакыт җәмгыятьтә үтә кыю шәхесләр, радикаль төркемнәр, гауга-тавыш чыгарырлык вакыйгалар килеп чыгып тора. Ләкин гадәттә шау-шу, безелдәүләр инкыйлапка да, җитди реформага да китерми. Соломон әйтмешли, бөтен нәрсә үтә дә китә. Хәтта су асты көймәсе бату, ГЭСлар җимерелү, Кондопога, Кущевка фаҗигалары да үтте дә китте. Тормышны үзгәртә торган яңа тәртипләр, яшәү рәвеше, озак мөддәтле максат-идеяләрнең тәэсире озаккарак бара.

Татарстан мөстәкыйльлеге декларациясе тормышны үзгәртте. Каршылыклар уятты, казанышлар китерде. Республикабызның һәм татар халкының хаклы, акыллы, төпле фикерле булуына бөтен дөнья инанды. Халыкның төрле катламнары, укымышлы, вәкаләтле кешеләрнең дә, уңнарның да, сулларның да, кайнар татарның һәм бераз шикләнгән урыс, чуваш, яһүд кешеләренең дә бер платформага басуы, яхшы республика төзү мөмкинлегенә ышануы безгә куәт бирде!

Аларга каршы чыга алучы табылмады. Чөнки безнең гамәлләр хокукый яктан төгәл, хатасыз иде. Халыкара нормалар буенча да, РФ кануннары буенча да безнең карарларга тел тидерерлек булмады. Кайвакыт компромисс маневрлар ясалса да.Милләтче булу ул байларга һәм ярлыларга, төрле дин, һөнәр, яшәү урынына бүленмичә, милли максатны өскә кую дигән сүз. Үз милләтеңне генә югары кую, башкаларны басу түгел. Без позитив милләтче була алдык. 1990 елның 30 августында менә шул компонентлар, каршылыклы фикерләр бер агымга кушылды. Ул вакыттагы үзәк моны җиңә алмады. 1992 елның мартында үткәрелгән референдум, шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституция безнең статусны ныгытты.

Менә шуңа күрә без үзебез дә күтәрелдек, Русияне дә үзгәрттек. Позитив идеяләр, сак һәм пөхтә гамәлләр белән төрле сәяси даирәләрнең ышанычын яуладык. Менә шуңа күрә безгә карата Лугански, Донбасска карата кулланылган чаралар кертелмәде.

Казанда ай саен диярлек федерализм турында симпозиумнар, конференцияләр оештырдык, үзебезнекеләр төрле якка барып, аңлаттылар. Безнең төпле дәлилләр, аргументлар көчлерәк иде. Эшләребез дә яхшы гына барды, практик гамәлләр тырышып башкарылды. Казанның 1000 еллыгы, Универсиада, яхшы икътисади һәм социаль проектлар ярдәмендә Татарстан хәзер Русиянең витринасы булып китте.

Бәлки, заманалар тагы да катлаулырак булыр, бәлки милләтне, республиканы туздыручылар булыр. Ялган юлбашчылар да, алдаткыч шигарләр дә табылыр, бәлки. Ләкин 1990 елның 30 августында, кичке сәгать 10-11 ләрдә халык сайлаган депутатларның Дәүләт мөстәкыйллеге турында декларацияне кабул итүе безнең өчен терәк булып калачак. Аны шул вакытта ук сискәнеп кабул иттеләр, бу хәбәр бөтен дөньяга таралды. Аның мәгънәсен һәркем үзенчә аңлады.

Кайбер нәрсәләрне ике төрле аңлау өчен дә сәбәпләр бар иде. Шунлыктан 20 ел буе сүзсез гимн белән яшәдек, янәсе шулай дөресрәк. Хәзер сүзләре бар, инде көен искә төшерәсе, рәсми чараларда авыз ачып җырларга өйрәнәсе калды. Ләкин ул бар, әләм бар, туграбыз бар. Халык та, күршеләр дә, дөнья татарлары да төшенде моны. Иң мөһиме, Русия халкы һәм дөнья илләре Советлар берлегенең кап уртасында мөһим процесс башланганын, аннан соң Русиядә кемнең алда барганын аңлады.

Мөстәкыйль Татарстанны эчтән таркату яки көч кулланып ботарлап ташлау дошманнарыбыз өчен әллә ни кыен булмас иде. Җитәкчелектәге 5-6 кешене алыштыру, куркыту яки сатып алу да берни берни түгел. Ләкин тарихи хаклыкның безнең якта булуы, сибелгән татар халкының барлык тарафтан карап торуы, хәтәр хәлләр килеп чыкса, Татарстанга таяныч булуы мөһим иде.

Хәзерге шартлар тагын да четреклерәк. Урамнар, мәйданнар халык түгел, ялтыр машиналар белән тулган. Базар икътисады, капитализм тәртибенең тәмен тойган буын, кулланучылар җәмгыяте инкыйлап турында уйламый. Революцияне ачлыктан, изелүдән интеккән халык ясый. Бездәге хәлсез пенсионерлар чыдый, эшсез һәм белемсез (дипломнары булса да) яшьләрнең хәтсезе җитди гамәлләргә әзер түгел. Мал бүлгәндә оста хәрәкәт иткән байлар дөнья гизә, затлы фатир, коттедж, машина, комфорт ярата. Җылы илгә ялга йөрүчеләр, гаиләдә 2-3 машиналы хәлле кешеләр, урта катламнар, бай булмасалар да, шактый гамьсез чырайлы, матур гына киемле буын үсеп чыкты. Кирәкме аларга милләт? Туган телне, мәдәниятне җанга сеңдерергә әзерме алар? Республиканың хокукларын саклап дәррәү күтәреләме алар? Муллыкка омтылу, башкалар малына, дәрәҗәсенә кызыгу аларның иманнарын томаламаганмы? Хәзерге буынны уяту, көрәшкә өндәү кыенрак. Аңлатучылар, чакыручылар, үстерүчеләр булса әле. Кем кемгә үпкәләргә тиеш? Төрекләр әйтмешли, сүзең хак, алачагын юк.

Куркак түрәләр, сатлык сәясәтчеләр дип лаф ору файдасыз. Милли үзаңны үстерү барыбызның да вазифасы. Милләтне үстерер өчен дәүләт акчасына зиннәтле оештырылган җыелышлар, бәйрәмнәр, затлы автобусларда экскурсиягә йөрү, матур мөнбәрләрдән шома чыгышлар ясау, милләтне саклау чаралары, програмнар – болар барысы да хакыйкать. Җае чыкса, беркем дә баш тартмый алардан. Затлы урыннарга эләгү хыялы белән янучы “көрәшчеләр” кемнедер хөкем итәргә, юл күрсәтергә әзер түгел.

Ерак төбәкләргә машиналарда, очкычларда чабабыз, чәчелгән татарны “коткарабыз”. Шул вакытта халкыбызның 2 миллионы Татарстанда, 80 проценты Идел-Уралда икәнлеген онытмаска иде. Менә шуларга таянмый, кемгә таянырга соң? Русия төбәкләрендә милли утраулар терелеп килә, анысы яхшы. Булган җирдә бар, булмаган урында юк.

Чит илләрдәге татарларны бик хөрмәт итәбез. Ләкин Финляндиядәге татар җәмгыятеннән гайре бер генә илдә дә татар оешмалары сизелерлек алга китмәде. Татар турында кайгыртучы фәнни, мәдәни үзәкләр, хосусый уку йортлары, китаплар, фильмнар чыгару өчен бай демократик илләрдә шартлар уңайлы булса да, мондый гамәлләр сирәк очрый. Казанга килеп яки интернет аша милләткә, республикага бәя бирү җиңелрәк шул.

Ачыклык, канунчылык, сайлау җитмәү безгә әллә ни зыян ясамый. Чөнки бу демократик әсбаплар безнең күбебезгә кирәкми. Ватандашлык һәм милли аңыбыз шундый хәлдә. Һәркемгә диярлек калҗа кирәк, дәрәҗә, дан кирәк. Милләт төшенчәсе яңгыравык бер тамга, тугра булып кулланылса, шул җиткән.

Ни өчендер, зур бәла килсә генә бөтен халык берләшә, күтәрелә. Президентлык статусын (исемен генә түгел!) яклау өчен ничә процент милләттәшебез конкрет гамәл кыла ала? Хәзергә моны әйтә алмыйм. Кыскасы, форсатларны ычкындыруның, хәзерге хәлебезнең сәбәбе үзебездән тора дип уйлыйм. Бу өмет уятучы факт. Үзебезне үзебез төзәтә алабыз бит. Алшартларны төгәл билгеләгәч, иншалла, алга барырбыз.

Тагын берләшеп булырмы икән? Бу кирәкле шәйдер. Гамәли сәясәттә, реаль икътисадта һәм чын мәдәнияттә катнашкан барлык катламнар белән милли аңлы кардәшләребез берләшә алса гына тәрәккыятькә өмет бар.

Бәйрәм алдыннан мәсьәләне шулай катгый куйганга рәнҗемәссез дип уйлыйм. Минем алай әйтергә хакым бар. Соңгы 25 елда бары тик милли эшләр белән генә шөгыльләнеп, күз буямадым, алдашмадым. Татарны “коткарыр” өчен кунакка йөрмәдем. Кайчандыр Германиягә, Чехиягә, Төркиягә 2-3 көнгә эш сәфәренә баруны санамаганда, беркайда да милләтне коткару мәҗлесенә катнашмадым. Дусларым күп булса да. Һельсинкига, Нью-Йоркка, Европага барып кәеф-сафа кормавым белән горурланам. Шуңа күрә турысын әйтергә хакым бар!
Милли эшләр белән шөгыльләнеп, дәрәҗәләр, байлык, дан сорау – хурлык

Әйе, милли эшләр белән шөгыльләнеп, дәрәҗәләр, байлык, дан сорауны хурлык дип саныйм. Кирәк түгел алар. Гомер тиз уза. Узды инде. Барысы да кала, юкка чыга. Халкыбыз калсын, яңа буыннар дөрес атласын иде. Бу бик зур, кыен бурыч!

Милли хәрәкәттә үзем кебекләрнең, миннән күбрәк эшләгәннәрнең меңнәрчә булуы шатландыра, өметне арттыра. Андыйлар беркемгә дә үпкәләми, бер нәрсәгә дәгъва итми. Үзе булдырган эшне башкара, шуннан тәм таба алар.

Әйе, без күптөрле шул. Дәүләт чикләре, социаль аермалар һәм сәяси, дини, фәлсәфи карашлар, узганны, киләчәкне билгеләү ысуллары аера безне. Бер мизгел безне берләштерә: менә шушы декларация көне, өмет уянган мизгел. Хәтта Гаяз Исхакыйлар да гамәлгә куя алмаган эш – Идел-Урал уртасында татарларга таянган республика булдыру, аның вакәләтләрен билгеләп, тиешле урыннарда килештерү шуннан башланды. 30 август – Татарстан республикасы көне! Бу гамәлнең уңай нәтиҗәләре күз алдында. Чигенешләре, тоткарлыклары 90 процентка үзебездән тора. Бу бәйрәмнең асылын онытсак, татарның глобаль берләшү мизгеленең кадерен белмәсәк, язмыш безне кичермәс! Безне шушы зур вакыйга берләштерә. Шуннан башка нәрсәбез бар соң дөнья җәмәгатьчелеге каршында?

Тагын нәрсә әйтим? Алда торган зур сынауларда исән-имин калырга, үз сукмагыбызны табарга, булган кыйммәтләребезне сакларга насыйп булсын. Үзебез ахмак булмасак, милләтебез үз ниятләренә ирешәчәк. Моңа ышанычым зур минем.

Римзил Вәли, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*