tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 165)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, 20 августта, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була. Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла. “Болгар” тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында рәсми рәвештә танучы сертификатны исә кичке 5 тә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тапшырачаклар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова ...

Дәвам »

“Бельгия татарлары” берлеге халыкара балалар лагеренда Татар мәдәнияте көнен үткәрде

Узган ялларда “Сатурн” лагеренда “Бельгия татарлары” берлеге Татар мәдәнияте көнен үткәрде. Программада Г.Тукай иҗаты буенча композиция, милли биюләр һәм аш-су әзерләү буенча мастер-класслар каралган иде – болар барысы да балаларны һәм яшүсмерләрне татарлар тарихы белән таныштыру максатыннан эшләнде. Бельгиядә “Saturn” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр уку-сәламәтләндерү лагере берничә ел эшли: ул каникул вакытында төрле илләр укучыларын берләштерә,профессиональ укытучылар ярдәмендә төрле телләрне ...

Дәвам »

Үзбәкстан делегациясенең Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашуы. 1-5 август 2014

Үзбәкстаннан форумга Ташкент һәм Бохара шәһәрләреннән 5 кеше килде. Үзбәкстанлы татарлар секцияләр эшендә актив катнаштылар, эшмәкәрлек, заманча технологияләр ярдәмендә ана телебезне саклау тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Арчада үткән яшьләр Сабантуенда Җәмилә Гиясова “Эзләдем, бәгърем, сине” җырын башкарды.

Дәвам »

“Сәләт”тә кинофестиваль уза

«Сәләт» III халыкара яшьләр уку-укыту форумы кысаларында «Jisem» кинофестивале үз эшен башлап җибәрде. Кинофестиваль яшь кинорежиссерларны һәм киноэшчәннәрен берләштерү өчен булдырылды. Фестивальнең максаты – Татарстан киноматографиясенең сыйфатын үстерү, яшь кинорежисерларны әзерләү. 5 көн дәвамында 50 катнашучыны зуркуләмле укыту программасы гына тугел, ә кино cәнгатен үзләшерү дә көтә. Форумның башкарма директоры Тимур Сөләйманов шуны ассызыклый: “2014 елгы “Сәләт “ форумы махсус ...

Дәвам »

Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була

Бүген кичке 7дә Казанның “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була. Аның кысаларында бәйгене оештыручы ТМВ ТV һәм халыкара телеканаллар арасында килешү төзү күздә тотыла. Әлеге килешү нигезендә бу телеканаллар дөньяның төрле төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәреп, 19нчы ноябрьдә уздырылачак ярымфинал һәм 21нче ноябрьдә булачак финалны туры эфирда трансляцияләячәк. Конкурсны тәкъдим иткәннән соң, Казанда ...

Дәвам »