tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була
Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була

Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була

Бүген кичке 7дә Казанның “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы була. Аның кысаларында бәйгене оештыручы ТМВ ТV һәм халыкара телеканаллар арасында килешү төзү күздә тотыла. Әлеге килешү нигезендә бу телеканаллар дөньяның төрле төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәреп, 19нчы ноябрьдә уздырылачак ярымфинал һәм 21нче ноябрьдә булачак финалны туры эфирда трансляцияләячәк.

Конкурсны тәкъдим иткәннән соң, Казанда һәм төрки дәүләтләрдә «TURKVIZION» җыр фестиваленә старт бирелә. Бәйгенең максаты — төрки дөньяның заманча эстрадасын популярлаштыру, популяр һәм халык җырларын башкаручы сәләтле җырчыларга ярдәм итү һәм халыклар традицияләрен, халыкара иҗади мөнәсәбәтләрне, үзара эшчәнлекне үстерү.

Конкурсны тәкъдим итү чарасында “АТВ” (Әзербәйҗан), “ТРТ Аваз” (Төркия), “Музон ТВ” (Казакъстан), “КТРК” (Кыргызстан), “Тарана Рекордс” (Үзбәкстан), “Туркменели ТВ” (Ирак), “Генс ТВ” (Кипр ), “ГРТ” (Молдова), «Твой Мир Восток» телеканалы (Россия), «Крым» ДТРК (Россия), “Курай ТВ” (Башкортстан) телеканалларының җитәкчеләре һәм төшерү төркемнәре катнашачак. Катнашучылар исемлегендә “Мәйдан” музыкаль телеканалы (Татарстан) да бар.

Килешү төзелгәннән соң барлык телеканалларда да “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014”, “Казан − «TURKVIZION» ярымфинал һәм финал оештыручысы” роликларын күрсәтә башлаячаклар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*