tatruen
Баш бит / Архив модератора: Рафис Нуруллин (страница 76)

Архив модератора: Рафис Нуруллин

ВИДЕО: Дубайда яшәүче татар егете Җәлил Шәнгәрәев нинди хыяллар белән йөри?

Җәлил Казанга татар яшьләре оешмасы җитәкчеләренең белем алу форумында катнашу өчен килде.

Дәвам »

ВИДЕО: Назыйм Исмәгыйлев: Үзбәкстанда татар яшьләре хәйрия акцияләре уздыра

Назыйм Исмәгыйлев татар яшьләре форумына Ташкенттан килгән. Казанда мин форум көннәрендә яңа дуслар табарга телим, ди ул.

Дәвам »

ВИДЕО: Альбина Фәхразиева: Үз проектыбызны күрсәтәсебез килә

Альбина – Санкт-Петербургтан. Төньяк шәһәрдә татар теле өйрәтә. Форумда катнашырга, проектларын тәкъдим итәргә килгән.

Дәвам »

ВИДЕО: Гүзәл СИБГАТУЛЛИНА: Арслан минем өчен улыбыз гына түгел, ул – шәхес

"Дөнья" студиясендә кунакта нәни артист Арслан Сибгатуллин үзенең әнисе Гүзәл Сибгатуллина белән. Гүзәл улын ничек сәхнәгә әзерли? Баланы масаюдан, йолдыз чиреннән ничек саклый? Тапшыруны карарга тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Матурлык һәм хаклык модадан чыкса, нишләрбез!

“Юаннар көзгесе” видеосәхифәсендә “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталарының милли темага багышланган язмалары турында журналист Римзил Вәлиев сөйли

Дәвам »

ВИДЕО: Салаватның улы Россия чемпионы булырмы?

Узган шимбә көнне, 17 августта Мәскәү янындагы Коломна бистәсендә18 яшькә кадәр спортчылар - юниорлар арасында РФ кубогы өчен автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңеп чыкты. Башка этапларда да ул уңышка ирешкән иде. Автомобиль спортының бу төрендә чемпион булырга аның шанслары югары.

Дәвам »

ВИДЕО: Рәүф Фәсхетдинов: Киров өлкәсендә 6 балалар бакчасында һәм 6 мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар

"Очрашу урыны-Казан" тапшыруында Киров өлкәсе татарлары милли мәгариф-агарту оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов милләттәшләребез тормышы белән таныштыра.

Дәвам »