tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 264)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

“Дөнья” студиясендә кунакта – Марсель Вагизов

Җырчы Марсель Вагизов - Татарстанның Теләче районы егете. Бүген инде ул татар җыр сәнгатендә үз урынын барлый. Репертауры бай җырчының. Анда халкыбыз җырлары да, классик композиторларыбыз әсәрләре дә урын алган. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов ретро җырларны да заманга яраклаштырып башкара. Уңышлар аңа.

Дәвам »

“Татар кызы” бәйгеләре милләткә җан өрә

Россиянең 25 төбәгендә "Татар кызы" бәйгесе үткәрелгәннән соң, агымдагы елның октябрь аенда Чиләбедә үтәчәк гомумроссия бәйгесенә әзерлек бара.

Дәвам »

“Дөнья” студиясендә кунакта Рамис Сафин

Рамис Сафин исеме татар дөньясында яхшы таныш. Ул - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, ул - Ульяновск татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе, ул - "Татарстан Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсендәге корпункт җитәкчесе.

Дәвам »

Конгресс мөнбәренең кунагы – Илдар Мингәрәев

Томск һәм Новосибирск калаларында милли тормышыбызны баета торган бик матур мәдәни чаралар булып узды. Аларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты Илдар Камил улы Мингәрәев та катнашты. Себер якларыннан кайткач ул "Конгресс мөнбәре" сәхифәсендә үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Сәхифәне Гөлназ Шәйхи алып бара.

Дәвам »

Конгресс мөнбәренең кунагы – Эдуард Хөсәенов

Бөтендөнья татар конгрессы референты Эдуард Хөсәенов күптән түгел Магнитогорскида узган татар-башкорт музыкасы фестивалендә булып кайтты. Аннан алган тәэсирләрен ул "Конгресс мөнбәре" сәхифәсен караучыларга да җиткерде.

Дәвам »