tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Хәйрия (страница 10)

Рубрика: Хәйрия

3 авыру баланы дәвалауга акча җыелып бетте! Әмма хәйрия акциясе дәвам итә

Бер хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребездән ﷺ «Нинди сәдака иң яхшысы?» – дип сорагач, ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип җавап биргән.

Дәвам »

“Үлгәнче, азан тавышын ишетеп калырга телибез”. Татарстанның иң борынгы таш мәчетен төзекләндерү өчен акча кирәк

Әтнә районы Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы таш мәчете сакланып калган. Тарихи ядкарьнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән мәчеткә сәүдәгәр Ибраһим Йосыф нигез сала. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы “Мәрҗәни” исемен йөртүче мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлаган. Тарихи яктан бу мәчет зур әһәмияткә ия булса да, кызганыч, ул озак вакыт ташландык хәлдә көн күргән. Аны торгызу эшләре күптән түгел генә башланып китә.

Дәвам »

“Ак калфак”лылар балалар йортында

Алексеевск эшчеләр бистәсендә урнашкан "Кайгырту" балалар йортында җирле "Ак калфак"лылар "Татар халык ашлары" дип исемләнгән бәйрәм оештырды

Дәвам »