tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм сорыйлар
Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм сорыйлар

Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм сорыйлар

Төмән өлкәсе мөселманнарын берләштерү максатыннан төбәктә Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Әлеге эштә теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Төмәндә өлкәнең төп мәчете төзеләчәк. Ул Эшчеләр бистәсе территориясендә (Республика урамы азагында) урнашкан һәм Төмән өлкәсендә иң зур мәчет булачак. Яңа Аллаһ йорты Себер мөселманнарының рухиятен, ата-бабаларыбызның васыятьләрен саклаучы рухны символлаштырачак.

Мәчет бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, конференция залы һәм Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге уку аудиторияләре урнашачак.

Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте төзелеш инициаторы булып тора. Ярдәм итәргә теләүчеләр «Төмән өлкәсе Җәмигъ мәчете» дип, җирле мөселман дини оешмасына мөрәҗәгать итә ала.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*