tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 355)

Рубрика: Экспорт

ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Көлгинов Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Дәвам »

Казанга Исхакыйның кулъязмалары кайтты

Хокукый документны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина белән «Идел-Урал» фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран имзаладылар.

Дәвам »

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессында кунакта – Гүзәл һәм Зөлфия Нигъматуллина Авзаловалар

Халкыбызның сөекле җырчысы, легендар шәхесебез Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл һәм Зөлфия Нигъматуллина Авзаловалар булып китте. Студиядә алар белән кызыклы әңгәмә кордык. Әлфия Авзалованы искә алдык, хәтирәләрне яңарттык.

Дәвам »

Ринат Закиров Казахстаннан килгән делегация белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Алма-Ата өлкәсенең  Казахстан халкы ассамблеясе вәкилләре белән очрашты. Делегация составында Казахстандагы милләттәшебез  - Алма-Ата өлкәсенең татар-башкорт мәдәният үзәгенең идарә рәисе, педагогика фәннәре докторы, профессор Гриф Хәйруллин  дә бар иде.

Дәвам »

“Очрашу урыны – Казан”: Анталия һәм Әзербайҗан татарлары

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Әзербайҗан татарлары оешмасының рәис урынбасары Әмин Рамазанов, Анталия татарлары оешмасы вәкилләре Рамил Хәбибуллин һәм Оксана Назарова булып китте.

Дәвам »

Рәшит Сюняев: “Без яшәгән галактика әллә ни зур түгел – аны яктылык 30 -100 мең елда үтеп чыгарлык. Анда 100 млрд планета бар…”

Миллиардларча йолдыз һәм планета арасында су сыек хәлдә очраган, бактерияләр урчегән, акыллы җан ияләре гомер иткән күк җисемнәре очрарга мөмкин.

Дәвам »