tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Бәдгетдинов: Җанисәп халкыбыз өчен имтихан булып тора
Марсель Бәдгетдинов: Җанисәп халкыбыз өчен имтихан булып тора

Марсель Бәдгетдинов: Җанисәп халкыбыз өчен имтихан булып тора

Милли Шура утырышында Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасының Совет әгъзасы Марсель Бәдгетдинов чыгыш ясады.

Марсель Бәдгетдинов үзенең чыгышын Ростовта яшәүче татарлар исеменнән сәламләвеннән башлады. “Татарлар гамәл стратегиясен” кабул итү халкыбыз өчен күптән көтеп алынган вакыйга иде. Киләчәктә бу документ балаларыбыз, оныкларыбыз өчен йортның нигезе булып торачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан итте. Ростов татарлары да әлеге эштән читтә калмаска тырышачаклар. 2021 елда без “Татар мәдәни үзәген” эшләп бетереп тантаналы ачылышын ясарга планлаштырабыз. Җанисәп алып бару халкыбыз өчен имтихан булып тора. Бу имтиханны үтү һәркайсыбыз өчен мөһим.  Бөтендөнья татар конгрессы эшләгән кебек барыбызга да җиң сызганып эшләргә чакырам”, – диде Марсель Бәдгетдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*