tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетерү буенча позициясен белдерде
Татар конгрессы Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетерү буенча позициясен белдерде

Татар конгрессы Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетерү буенча позициясен белдерде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев прокуратураның Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетерү таләбе турында үз фикерен белдерде.

“Бөтентатар иҗтимагый үзәге – озак еллар дәвамында эшләп килүче иҗтимагый оешма. Үз вакытында ул республиканың, татар халкының иҗтимагый тормышында, демократик институтларны үстерүдә, гражданлык җәмгыятен булдыруда зур роль уйнады”, – диде Милли Шура рәисе.

“Тарихи яктан шулай килеп чыкты ки, Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы эш методологиясе һәм формалары көннән-көн аерыла бара. Бүгенге көндә безнең күзаллаулар, кызганычка каршы, күп кенә мәсьәләләр буенча төрле.

Шул ук вакытта, стратегик карашның төрлелегенә карамастан, безнең уртак максатыбыз бар: туган телне, милли мәдәниятне һәм халык традицияләрен саклап калу һәм үстерү. Безгә Халыклар бердәмлеге елын, Бөтенроссия халык санын алуны лаеклы итеп үткәрергә кирәк. Бу эшләрдә без барлык конструктив кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер”, – дип өстәде Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*