tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «SERGIS» адвокаты Гөлнара Сергеева: “100дән артык мөрәҗәгать кабул иттек”
«SERGIS» адвокаты Гөлнара Сергеева: “100дән артык мөрәҗәгать кабул иттек”

«SERGIS» адвокаты Гөлнара Сергеева: “100дән артык мөрәҗәгать кабул иттек”

Бүген Милли Шура утырышында  «SERGIS» Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе адвокаты Гөлнара Илдус кызы Сергеева чыгыш ясады. Ул халык санын алуга әзерлек барышында юридик төркемнең эшчәнлеге белән таныштырды.

“Бер ел элек без килешү төзедек. Бүгенге көндә 100дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Алар барысы да, нигездә, консультация бирү характерында иде. Халык санын алу башланганчы без, күбрәк, аңлату эшен алып барабыз, – дип сөйләде Гөлнара Сергеева.

“SERGIS” компаниясе очраклы гына сайланмады. Бу Татарстан күләмендә дә, Россия күләмендә дә абруйлы, сыйфатлы эшли торган юридик компания,” -дип билгеләп үтте бүгенге утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Исегезгә төшерәбез: 2020нче елның 4 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «SERGIS» Татарстан Республикасы  Адвокатлар коллегиясе арасында килешү имзаланды.

Әлеге документ нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында  юридик төркем  булдырылды. Аның төп максаты –  халык санын алу буенча һәрбер татарның соравына закон нигезендә җавап бирү, аңлату эшен алып бару.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*