tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлсинә Үлмәскулова: ” Гаиләдә милли тәрбия биреп, балаларга да татар икәнлеген сеңдереп яшәргә кирәк”
Гөлсинә Үлмәскулова: ” Гаиләдә милли тәрбия биреп, балаларга да татар икәнлеген сеңдереп яшәргә кирәк”

Гөлсинә Үлмәскулова: ” Гаиләдә милли тәрбия биреп, балаларга да татар икәнлеген сеңдереп яшәргә кирәк”

Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Гөлсинә Үлмәскулова Милли Шура утырышында чыгыш ясап, гаиләдәге тәрбиягә тукталды. “Татар халкы үзенең татар икәнен тоеп, халык санын исәпкә алганда татар дип язылыр дип ышанабыз,”- дип, Халык санын алу вакытында актив булырга чакырды. Чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезнең һәрвакыт Республикабызда барган вакыйгаларны күзәтеп баруларын җиткерде.

“Без Татарстаныбыз, Президентыбыз белән горурланабыз. Татарстаныбыз булганга, читтә яшәүче татарларның да дәрәҗәсе зур. Кайда гына гомер итсәк тә, үз милләтебезне арттырып яшәсәк иде,” – дип белдерде Гөлсинә Үлмәскулова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*