tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Уфа шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Биредә ул Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Җитәкчеләр узган ел оештырылган мөһим чаралар хакында фикер алышты. Васил Шәйхразыев Азат Бадрановны Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар белән таныштырды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*