tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 408)

Рубрика: Экспорт

Идел буе татарлары «Өмет»тә кунак булдылар

Киңәшмә-семинар тәмамлангач җыелган кунакларны “Татарстан- яңа гасыр” ААҖнең Ульяновск филиалы, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе, өлкә татар милли-мәдәният мохтиарияте белән таныштырдылар.

Дәвам »

Туган тел көне каян килеп чыккан? Кешенең ничә туган теле булырга мөмкин?

Рус гимназиясендә үткән туган тел бәйрәмендә татар теле дә үги булмады. Бөтендөнья татар конгрессының "Дөнья" интернет-студиясе Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясе укучылары һәм укытучылары белән берлектә Халыкара туган тел дәресе үткәрде.

Дәвам »

Сергей Морозов: “Россиягә хезмәт итәм, татар халкына хезмәт итәм!”

Сергей Морозовка “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең Халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды

Дәвам »

Мәдинә Мөхәммәтшинә: “Мин – алтын, матур чәчәк!”

Казан шәһәренең 96 номерлы гимназиясендә Халыкара туган көненә багышланган кичәдә X сыйныф укучысы Мәдинә Мөхәммәтшинә татар яшьләре арасында зур популярлык казанган "Татарка - Мин  алтын!" дигән рэп җырын башкарды

Дәвам »

Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салынды

Милли Шура рәисе һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре Ульяновск шәһәрендәге Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Дәвам »

Әгерҗедә Чыңгыз Мусинны искә алдылар

Әгерҗедәге әдәби чараларны Казаннан, Чаллыдан килгән язучыларның әлеге төбәктә яшәп иҗат итүчеләр белән очрашуы тәмамлый

Дәвам »

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Басманың әлеге саны 1-3 мартта узачак VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап чыгарылды.

Дәвам »