tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: “Яшәсен Башкортстан җирендәге татарлар”
Ринат Закиров: “Яшәсен Башкортстан җирендәге татарлар”

Ринат Закиров: “Яшәсен Башкортстан җирендәге татарлар”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан милләттәшләребез булып китте. Казан күрергә, Татарстан башкаласындагы милли мохиткә чумарга өметләнеп килгән ут күршеләребез Конгресска кермичә булдыра алмый, билгеле.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Башкортстаннан татарларны кабул итәргә кайчан да риза булуын һәр очрашу саен ассызыклый. Ул милләттәшләребезне Казанның бар мөмкинлекләрен файдаланырга өнди. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә мәктәпне тәмамлаган балаларын, оныкларын Казанга укырга килергә чакыра ул.

Шулай ук Ринат Закиров төбәк тарихын өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. Татарстанда бу эш шактый җәелдерелүен билгеләде. Узган атнада гына Томскта төбәйтарихын өйрәнүчеләр җыелуы турында әйтте. Биредә Татар бистәсенең шундый халәттә сакланып калуын үрнәк итеп китерде.

Авылларның телне-гореф-гадәтләрне, иман нурын саклаучы җирлек булуын да әйтте Ринат Закиров. Аның сүзләренчә, шәһәрдә әти-әниләр дөнья куа, көне-төне эштә. Балаларны тәрбияләү авылда яшәгән әби-бабайларга кала. Татарлыкны үсеп килүче буынга алар салырга тиеш.

Ринат Закиров Башкортстанда гомер итүче татарларга соклануын да белдерде.

  • Яшәсен Башкортстан җирендәге татарлар. Башкортстан җиреннән шагыйрҗләр дә, җырчылар да үсеп чыга. Димәк, мохит саклана, халыкның үзаңы яши, – диде ул.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*