tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 449)

Рубрика: Экспорт

“Идел йорт” фестивале башлана

8 ноябрьдә “Идел йорт” төбәкара фестиваль-конкурс башланып китә. Үзешчән театр төркемнәренең традицион бәйгесе быел татар театры оешуының 110 еллыгына багышлана. Фестиваль афишасы: 8 ноябрь Апас районы татар халык театры Т.Миңнуллин “Нәзер” В.И.Ленин ис. мәдәни күңел ачу үзәге (Соцгород). Башлана 18.00 9 ноябрь “Заман” татар халык театры, Яңа Чишмә районы Т.Миңнуллин “Алты кызга бер кияү” В.И.Ленин ис. мәдәни күңел ачу үзәге ...

Дәвам »

Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз.

Дәвам »

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең финалистлары билгеләнде

Җиңүчеләрне билгеләү һәм аларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыру Казанда 2016 елның 28 октябрендә узачак

Дәвам »

Гарифҗан Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды

Балтач районы Мәдәният йортында шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилярга татар конгрессының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров җиткерде

Дәвам »

Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак

18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Дәвам »