tatruen
Баш бит / Слайдер / «Үз телем» грантлар бәйгесе җиңүчеләре эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
«Үз телем» грантлар бәйгесе җиңүчеләре эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

«Үз телем» грантлар бәйгесе җиңүчеләре эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

«Казан шәһәре башкарма комитетының «Үз телем» грантлар бәйгесе җиңүчеләре эш нәтиҗәләрен комиссиягә тәкъдим итте.

«Һәр башлангыч ярату белән сугарылган. Һәр кешенең күзләре яна, һәр кеше үз проектын яратып сөйли. Бу ярату туган телебезне яратуга барып тоташа», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эш нәтиҗәләре турында тыңлагач.

«Без грантлар белән ишекләрне ачарга ярдәм иткәнбездер. Проектның юлы нинди була – анысы сезнең кулыгызда. Сез барыгыз да максатчан кешеләр. Без пиар ясарга ярдәм итәрбез. Идея бернәрсә түгел, иң мөһиме – аны тормышка ашыру. Яһүд әйтеме буенча, иң мөһиме – шуннан килгән табыш. Тиражлар күп булып сезгә акча эшләргә язсын», – диде ул.

Очрашу Казанның Короленко урамында урнашкан «Яратам» яшүсмерләр клубы залында узды. Гүзәл Сәгыйтова сүз уңаеннан әлеге клубка җитәкче итеп «Үз телем» грантлар бәйгесе аша күренгән егетнең – Рамил Агдиевның куелуын әйтте.

«Яшүсмерләр клубларына да татар җанлы кешеләр килеп, робототехника да, башка юнәлешләр дә татарча булсын. Һәр почмакта татар телен саклау буенча эш барсын дип хыяллана идем. Бу бәлки бик пафослы яңгырыйдыр. Ләкин ниндидер эшләр алып барылса, тамчыдан күл җыела диләр», – диде ул.

«Бүгенге очрашу өчен «Ашаган белми, тураган белә» дигән сүз бик туры килә. Сез тураучылар, ә безнең эшебез эшлекле кыяфәт чыгарып, монысы әйбәт, монысы начар дип утыру иде», – диде комиссия эшендә катнашкан журналист Данил Сәфәров.

Ул тамашачы буларак яшьләрнең җәлеп ителүен хуплады. «Югыйсә 35-45 яшьлекләр җыелып, без яшьләр дип сөйләшәбез», – диде. Ул товарны тарату буенча да үз киңәшләрен бирде.

Очрашуда барлыгы 8 проект нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Алар арасында «Музыкаль Казан!» квесты, «Казан урамнары» открыткалар җыелмасы, Әмирхан Еникиның «Нәҗип» хикәясе буенча комикслар китабы, «Татар хатын-кызлары» комикслар китабы, «Акча иленә сәяхәт» әкият-повесте һәм башкалар бар иде.

Чыганак: Тата-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*