tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале
“Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале

“Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале

“Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында уздырыла башлады. Фестивальнең идея авторы һәм иганәчесе –  эшмәкәр Расих Латыйпов. Әлеге чарада Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан килгән үзешчән җырчылар катнаша.

Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле    яшьләрне һәм өлкәннәрне  барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Төп оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “ТНВ” телерадиокомпаниясе.

Ел саен фестивальнең тематикасы үзгәреп тора.

I һәм II “Халкым минем”  фестивальләре тулаем халык уен коралларына һәм фольклорга багышланды.

III “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2011 елныңгыйнвар аенда узды, ул  Г.Тукайның 125-еллыгына, Самара губернасының 160 еллыгына багышланган иде.

2011 елдан башлап “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивалендә җиңү яулаган җырчыларга Казанда узачак “Татар җыры” телевизион халыкара фестиваленең II сайлап алу турына юллама бирелә башлады.

[wpfilebase tag=file id=15 /]