tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / Төрек дөньясының «ZALIDA» Бөтенроссия этник биюләре бәйгесе
Төрек дөньясының «ZALIDA» Бөтенроссия этник биюләре бәйгесе

Төрек дөньясының «ZALIDA» Бөтенроссия этник биюләре бәйгесе

«ZALIDA» – төрки халыклары биюләренә багышланган беренче бөтенрусия фестивале. Ул Чувашия Республикасында узыдырыла.

Әлеге проектның максаты – кунаклар һәм катнашучылар өчен зур күләмле чара гына булып калмыйча,  үз иҗатлары белән төрки дөньяның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы талантларны ачыклау. Анда Русиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәп иҗат итүчеләр катнаша ала.

Фестивальне оештыру эшләрен Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте башлап йөри. Оештыручылар үз алларына тагын бер бурыч куя. Бу – төрле халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтчелек һәм экстремистлык хәрәкәтләрен бетерү. Алар мондый чаралар катнашучыларны берләштерер дип өметләнә.