tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / СӘИДОВА ДИАНА ИЛДАР КЫЗЫ — Оештыру эшләре буенча комитет җитәкчесе
СӘИДОВА ДИАНА ИЛДАР КЫЗЫ —  Оештыру эшләре буенча комитет җитәкчесе

СӘИДОВА ДИАНА ИЛДАР КЫЗЫ — Оештыру эшләре буенча комитет җитәкчесе

Сәидова Диана Илдар кызы 1997 елның 30 ноябрендә Татарстан Респубкасының Яр Чаллы шәһәрндә туган

Белеме

  • 2020 елда Россия Дәүләт Юстиция университетының юридик факультетын «Суд системасы белгече» белгечлеген тәмамлады;
  • 2020 елда Россия Дәүләт Юстиция университетында «Эффектив юрист» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек узды;
  • 2023 елда Россия Дәүләт Юстиция университетының юридик факультетын «Шәхси хокук магистры» белгечлеген тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 2021-2023 елларда-Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд утырышы сәркатибе;
  • 2023 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының оештыру мәсьәләләре һәм махсус проектлар бүлегенең әйдәп баручы референты;
  • 2023 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының оештыру мәсьәләләре һәм махсус проектлар комитеты җитәкчесе.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Конституция судының Мактау грамотасы (2017, 2018).