tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ШӘЙХРАЗЫЕВ ВАСИЛ ГАБТЕЛГАЯЗ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
ШӘЙХРАЗЫЕВ ВАСИЛ ГАБТЕЛГАЯЗ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе

ШӘЙХРАЗЫЕВ ВАСИЛ ГАБТЕЛГАЯЗ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе

2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев икенче срокка бертавыштан Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туган.

Белеме:

1990елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик читтән торып уку мәктәбен «Хокук белеме», юрист белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:

  • 1980 елда – «Автозаводстрой» УМС УС монтер булып эшли, Чаллы ш.
  • 1981- 1983 елларда – СССРның КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Биробиджан ш.
  • 1983-1993 елларда – ТАССР Эчке эшләр министрлыгында, Чаллы ш.
  • 1993-1995 елларда – «Чаллыбанк» акционерлык коммерциячел банкының хокукый идарә башлыгы, Чаллы ш.
  • 1995-2003 елларда – «Чаллы» финанс компаниясе» ҖЧҖ директоры, Чаллы ш.
  • 2003-2004 елларда – Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы ярдәмчесе;
  • 2004-2005 елларда – Чаллы шәһәре башлыгының беренче урынбасары;
  • 2005 елның декабреннән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе;
  • 2010-2014 елларда – Чаллы шәһәре мэры;
  • 2014 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;
  • 2017 елның августыннан – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе;
  • 2022 елның 2 августында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе итеп икенче срокка сайланды.

Бүләкләре:

  • Казакъстан халкы Ассамблеясенең “Берлек” алтын медале, 2023 ел;
  • “Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен” ордены медале, 2023 ел;
  • «Дуслык» ордены, 2023 ел;
  • Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Рәхмәт хаты, 2022 ел;
  • “Әл Фәхр” мактау ордены, 2022 ел;
  • “Әл Хәмд” – “Мактау һәм Дан”  ордены, 2022 ел;
  • «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел;
  • Почёт ордены, 2019 ел;
  • Дуслык ордены, 2013 ел;
  • “Казанның 1000- еллыгы истәлегенә” медале, 2005 ел;
  • “Намуслы хезмәте өчен” медале, 2008 ел;
  • Җирле үзидарә органнарын үстерүгә өлеш керткән өчен медаль, 2014 ел;
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2006 ел, 2010ел;
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2012 ел, 2016 ел;
  • “Намуслы хезмәт өчен” медале, 1991 ел;
  • “Сугышчан бергәлекне ныгыту өчен” медале, 2008 ел;
  • “Булышлык өчен” медале, 2012 ел;
  • СССР Эчке эшләр министрлыгының мактау грамотасы, 1988 ел;
  • РФ Оборона министрлыгының мактау грамотасы, 2007, 2012 ел;
  • Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы Рәхмәте, 2011 ел;
  • “Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен” билгесе, 2008 ел.

Гаилә хәле:

  • Өйләнгән, ике баласы бар.