Бүген, 2 декабрьдә, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм җәмәгатьчелек вәкилләре республиканың милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле проектлары белән таныштылар.
Һәйкәлне Уфа шәһәре Совет мәйданында кую планлаштырыла.