tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәчете территориясендә Яңа һиҗри елга багышланган чара узды
Апанай мәчете территориясендә Яңа һиҗри елга багышланган чара узды

Апанай мәчете территориясендә Яңа һиҗри елга багышланган чара узды

23 август көнне Апанай мәчетенең территориясендә, саф һавада яшьләр һәм олылар өчен Яңа һиҗри 1442 нче елга багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Респубикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге, «Иске шәһәр» префектурасы, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Мифтахов Фәрид Фәиз улы да катнашты. Үзенең чыгышында бу күркәм чараның әһәмиятен ассызыклады, бу бәйрәм безгә әхлакый тәрбия бирә, бай мирасыбыз, милли гореф-гадәтләребез турында белемнәребезне арттыра, дип сөйләде. Бу чараны төп оештыручысы «Иман» үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмдә эчтәлекле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, дини җырлар, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Милли һөнәрләр буенча мастер-класслар күрсәтелде. Халкыбызның милли ашлары тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*