tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясе «Әкият китабы» музыкаль спектакленә чакыра
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әкият китабы» музыкаль спектакленә чакыра

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әкият китабы» музыкаль спектакленә чакыра

«Апуш» татар балалар театр студиясе премьерага чакыра. Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен «Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк.

«Спектакль драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән. Әкияти куелышта студиягә йөрүче 40 бала да катнаша», – дип хәбәр итә «Апуш» театр студиясенең матбугат үзәге. Спектакль 13 май көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

Әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелә, дип искәртә оештыручылар.

Студиягә балалар 2023 елның ноябреннән йөри, тамашага әзерлек февраль аенда башланган.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина әзерли. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Премьерага махсус костюмнар тектерелгән. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова. Музыка авторы – композитор Вероника Максимова, аранжировка – Риф Әхмәтов.

Спектакль үзенең һәр көнен, һәр мизгелен әкиятләр укып уздыручы, шуннан гына тәм табып яшәүче ялкау Хан турында бәян итә. «Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан хан да әкиятне үлеп ярата» – «Әкият китабы» дип аталган тылсымлы тамашабыз нәкъ шушы сүзләр белән башланып китә», – дип кызыктыра оештыручылар тамашачыны.

Хыялый Хан яңа әкиятләр укыган саен, үзен шушы укыган әкиятләрдә хис итеп, андагы тылсымга ия булырга теләгәнен аңлый. Хыялларын чынга ашыру өчен Хан үзенең ярдәмчесен – яшь егет Гайрәтне тылсым эзләргә дип әллә кайларга, бик еракка җибәрә. Егетнең юлында очраган һәр сынау кызыграк, авыррак, куркынычрак була башлый. Кыю егет сынатмый… Ә, димәк, аны лаеклы бүләк көтәргә тиеш. Гайрәткә нәрсә насыйп булыр икән? Тугры дуслармы? Яңа илләрнең мәдәни мирасымы? Әллә Хан байлыгымы? Без моны спектакль караганнан соң белербез.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*