tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесендә җиңүчеләр – «Татар-Информ» кунаклары
«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесендә җиңүчеләр –  «Татар-Информ» кунаклары

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесендә җиңүчеләр – «Татар-Информ» кунаклары

«Мәгариф» журналының  «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесендә  җиңеп чыккан мөгаллим һәм мөгаллимәләрне   «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында аның җитәкчесе Ренат Билалов кабул итте. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң,  Ренат Вәгыйз улы   «Татар-Информ»ның республикада гына түгел, Россия күләмендә дә иң зур сәяси, икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни  агентлык булуын билгеләп үтте.  Татарстандагы барлык яңалыкларның шушы агентлык аша узуын ассызыклады, укытучыларны  агентлык хезмәте белән актив аралашырга  чакырды.

Укытучылар  җавап чыгышларында «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре белән даими танышып баруларын белдерде.

Укытучылар «Татмедиа» да узган түгәрәк өстәлдә мәктәпләрдә милли кием кию мәсьәләсен күтәрделәр. Шул уңайдан, төрле фикерләр яңгырады.

Питрәчтән башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гатиятуллина  күкрәгенә таккан милли  лалә чәчәге бизәгенең дә тәрбияви көчкә ия булуын билгеләп узды. Аны күкрәк билгесе итеп тагарга теләүчеләр булуын әйтте. Азнакай районының Кәкере Елга урта мәктәбеннән Лениза Гарифуллина   авылда күп итеп атлар асралуын, әлеге йорт хайваннарының балалар күңелендә матурлык хисләре тәрбияләүдә  роле зур булуын сөйләп үтте. Арчадан Ләйсән Вәлиева да хезмәттәшләренә кушылып, мәктәптә үзенең  чәчләренә калфак беркетеп йөрүеннән укучыларның  үрнәк алуларын, калфактан килүләрен  сөйләде. Әлмәттән Айгөл Хәбибуллина, Биектау районының Олы Кавал мәктәбеннән Гүзәл Хәсәнова да мәктәп бәйрәмнәрен милли киемнәр киеп уздыруларын, мондый күренешләрнең мәктәптә генә түгел, җәмәгать урыннарында да милли мохит уятуда зур көчкә ия булуын билгеләп уздылар.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*