tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда баянчылар фестивале узды
Азнакайда баянчылар фестивале узды

Азнакайда баянчылар фестивале узды

Татшуган авылында баянчылар, музыка сөючеләр татар җыр сәнгатенең легендасы, күренекле якташыбыз, виртуоз баянчы Шәфәгать Салиховны искә алу кичәсенә җыелдылар.

Иҗатташ дусты, авылдашы Илдар Гадиев – чараны оештыручыларның берсе.

  • Әтиләр дә дус иде, үзебез дә бергә уйнап үстек Шәфәгать белән. Аның хәтере искиткеч иде. Нәрсә турында сорасаң, шуңа җавап бирә ала торган иде, берәр санны әйтеп куясың икән, ун елдан соң да әйтеп бирер иде. Бик күп җырчыларга юл ачты Шәфәгать. Вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, алар бөтен Татарстанны әйләнеп чыктылар, бик күп дипломнарга, мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Район чараларының берсеннән дә калмады ул. Салават Фәтхетдинов белән бергә эшләделәр. Авылга да кайтып концерт куялар иде. Авылдашлар күңеленә бик тә игелекле, миһербанлы кеше булып кереп калды.

Татшуган авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фәнзирә Арсланова:

  • Әлеге фестиваль ел саен танылган баянчы истәлегенә туган авылы Татшуганда, Сабан туе мәйданында уздырыла. Быел бирегә Чаллыдан, Сарманнан, Бөгелмәдән һәм башка күрше төбәкләрдән тальянчы-баянчылар, инструменталь ансамбльләр, артистлар килгән иде. Концертта Шәфәгать Салиховның иҗат иткән җырлары да, татар халык көйләре дә яңгырады. Чарада шулай ук Азанакайдан балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшь тальянчылар да бик матур чыгыш ясадылар.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*