Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген саклап, киләчәк буыннарга тапшыручы Нурания Абзалова белән очрашу узды.
Моннан 20 ел элек Нурания Минсәхи кызы татар әлифбасын тудыручы кешенең үз авылдашы икәнен белеп ала. Авылдаш кына да түгел, ире Фәрхәтнең туганы да булып чыга әле ул. Сәләй Вагыйзовны эзләп, Арчага килеп чыга Нурания. Очрашалар, күрешәләр. “Әлифба”ны укыганың бармы соң синең? – дип сорый аңардан автор. “Юк”, — дип җавап кайтара эзтабар, кыюсыз гына. “Әлифба”ны укымагансың, ә язучысын күрергә теләп килгәнсең, рәхмәт яусын сиңа”, – ди олы галим. Бу очрашу аларның беренчесе һәм соңгысы була.
Шул көннән башлап Нурания Абзалованың күңелен бер уй үтәли тишәрдәй итеп бимазалап тора. Ул горурлык хисе, авылдашы, туганы белән горурлану хисе. Байтуганнан чыккан бөек затны авылдашларына, райондашларына, бөтен Самара өлкәсенә таныту теләге били аның йөрәген.
Тынгысыз ватанпәрвәр Нурания тырышлыгы белән 2016 елда Байтуганда Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачыла. Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме дә зур була. Бу көнгә музейда бик күп санлы экспонат тупланган. Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, Байтуганның данлы улының хезмәте белән танышканнар. Әлифба һәр татар кешесе өчен юл башы, белем иленә ачкыч булып тора.
Арча районы делегациясенең Байтуганга эшлекле сәяхәтен район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова һәм башкарма комитет рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкләделәр. Делегация составында районның музей хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары да бар иде. Камышлы районының мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, район җитәкчеләре белән очрашу һәр ике як өчен дә файдалы булды.
Галимебез уртак булган кебек, безнең күп эшләребез, ниятләребез дә уртак. Максатыбыз бер: милләтебезнең бөек шәхесләрен барлау, аларның хезмәтен илебез халыкларына таныту, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау. Ә соңгысына килгәндә, безнең Самара милләттәшләребезгә сокланырлык. Аларның чиста әдәби теле безнең күбебезгә үрнәк булырлык. Камышлы районын Самара өлкәсенең “Кечкенә Татарстаны” дип йөртәләр.
Арча белән Камышлының хезмәттәшлеге менә инде 20 елга якын дәвам итә. Самаралы дусларыбызны Арчада октябрьдә узачак “Әлифба” музееның 20 еллык юбилеенда көтеп калабыз.
Дамир Таҗиев,
“Әлифба” музее җитәкчесе.