tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без — Тукай варислары
Без — Тукай варислары

Без — Тукай варислары

Соңгы елларда район татарлары (Башкортстан, Бишбүләк районы) мәдәнияте үзәгенә әверелгән Кыңгыр- Мәнәвез авылында зур чара — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына hәм әдәби теленә нигез салучы Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан матур кичә булып үтте. Ел саен үткәрелүче әлеге аhәңле милли чараны чираттагы тапкыр БР «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыятенең Бишбүләк районы бүлекчәсе оештырды hәм үткәрде. БР Татарлар конгрессының Бишбүләк бүлекчәсе рәисе Илгиз Фазуллин җитәкчелегендәге абруйлы жюри составына районыбызда яшәп иҗат итүче абруйлы сәнгать әhелләре Ф. Кәрим исемендәге, Д. Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре китаплар авторы Әнвәр Сөләйманов, шигырьләре күп җыентыкларга кергән, «Якты юлдан» гәзитендә даими бастырылган Нәфисә Галиева hәм Бәләбәйдә үтүче «Илhам чишмәләре» шигырьләр фестивале номинанты Әлфия Булат бәйгедә катнашучыларны бәяләде.

Әлеге бәйгедә көч сынашырга килүче Усак Кичү, Кунаккол, Кыңгыр-Мәнәвез, Ает урта мәктәпләре укучылары чыгышлары бер хисләндерде, бер сокландырды hәм шул ук вакытта туган татар телендә, Тукай телендә иркен сөйләшүче киләчәк буын өчен горурлык хисе тудырды. Залда чын мәгънәсендә татар рухы, татар моңы, татар биюләре хакимлек итте. Быелгы Тукай бәйгесендә 60 баланың катнашуы да әлеге чарага абруй өстәде. Беренче булып сәхнәгә кечкенә бәйгечеләр чыкты: Хафизов Тимур, Нигъмәтҗанова Эльвина, Галәүтдинова Айгизә, Әхмәтҗанова Сирень Тукайның шигырьләрен сәнгатьле укыды.

«Театр» номинациясендә Кыңгыр-Мәнәвез, Кунаккол, Ает урта мәктәпләре укучылары сәхнәләштергән Г. Тукайның балачактан hәр татар баласына таныш әкиятләре, шигырьләре геройлары Шүрәле, Су анасы, Акбай, Күбәләк, Кәҗә h.б. җанланды. Кунаккол урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Фазуллина Нурия белән Кузина Альбина башкаруында «Бала белән күбәләк», 3 сыйныфтан Идиятуллина Чулпан hәм Габбасова Гөлнара «Акбай» шигырен, Әфләтунова Айгөл белән Вәлиәхмәтова Эвелина сәнгатьле укыган «Бала белән күбәләк» шигырьләре яңгырады.

Быелгы Тукай конкурсында күңелле ачышлар да булды. Ает урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары дебют ясап, залда утыручы кунакларга яхшы күчтәнәч әзерләгән — алар залда утырган тамашачыларның барысын да Шурәле, Су анасы, бала белән күбәләк, Кәҗә белән Сарык, Акбай яшәгән «Тукай иленә сәяхәт»кә чакырды. Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары «Кәҗә белән сарык» әкиятен оста сәхнәләштерде, алар тамашачылар сөюенә лаек булды.

Усак Кичүдән 10 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Илүзә «Шурәле» әкиятеннән өзек тәкъдим итте, аның сәнгатьле итеп укуы тамашачылар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте, жюри әгъзалары дә аны аерым билгеләп үтте.

Бәйге Усак Кичү урта мәктәбенең Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын татар, рус hәм инглиз телендә башкарган 11 сыйныф укучысы Илдан Нуриевның матур чыгышы белән югары ноктада тәмамланды, аның киң көчле тавышы тамашачылар күңелләрендә көмеш чыңлавына тиң шифалы моң чишмәсе булып акты, ургылды.

Ниhаять, мәртәбәле жюрига сүз бирергә вакыт җитте. Аларның да бөек Тукайга әйтер сүзләре бар иде. Шагыйрәләр Нәфисә Галиева белән Әлфия Булат Тукай турында язган шигырьләрен сөйләп ишеттерде, жюри рәисе Илгиз Фазуллин да тамашачы игътибарына берничә шигырен тәкъдим итеп: «Тукай бәйрәме безнен күңелләрдә шагыйрь иҗатына карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләүдә, яшь буынны югары әхлаклы, тирән белемле шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Балалар татар телен яхшы белә. Алай гына да түгел, артистлык сәләтләре булуы белән дә куандырды. Театрлаштырылган тамашаларны бик матур күрсәттеләр. Бәйгенең гомере озын булуын телим», — дип билгеләп үтте. Һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына сәхнәгә чакырды. «Театр» номинациясендә беренче урынга Ает урта мәктәбе укучылары композициясе лаек булды. Икенче урында Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбе укучылары билгеләнде, өченче урынны Кунаккол мәктәбеннән Идиятуллина Чулпан белән Габбасова Гөлнара алды. «Сәнгатьле уку» номинациясендә беренче hәм икенче урыннарны Усак Кичү урта мәктәбеннән апалы-сеңелле Сирень белән Илүзә Әхмәтҗановалар үзара бүлеште, алар сәнгатьле сөйләү буенча башкалардан аерылып торды. Өченче урында Кунаккол мәктәбеннән Ардаширова Ильвина билгеләнде.

Әлеге фәhемле чараны үткәрүгә бар җанын салган БР «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыятенең Бишбүләк районы бүлекчәсе рәисе Лилия Мусаева иң сәләтле, җор телле балаларга, жюри әгъзаларына матур бүләкләр әзерләгән иде.

Матур чыгышлары белән матур кичәгә тагын да ямь өстәгән Зөлфия Шәрәфуллинаны, Римма Фәрхетдинованы, татар курае моңын яңгыратучы Руслан Сәләховны, татар милли киемнәрендә бер чәчкәдән икенчесенә очып кунып уйнаган матур күбәләкләрне хәтерләтеп торган «Ак калфак» татар халык фольклор ансамбленен кече төркеме (җитәкчесе Лилия Мусаева) балаларын, «Өмет» татар халык театры кече төркеме артистларын аеруча билгеләп үтәсе килә.

Тукай кичәсе гади дә, аhәңле дә, моңлы да, ә иң мөhиме дөньяда яшәгән hәр татар җанлы кеше күңеленә бик якын «Туган тел» җыры белән тәмамланды…

Ләйсән НУРИЕВА, “Якты юлдан” газетасы

Автор фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*