tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды
Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды

Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды

Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә шәһәр һәм район имамнары катнашында 2023 елда Бөгелмә мөхтәсибәтенең йомгаклау хисап җыелышы узды.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланды. Аннары слайдларда катнашучыларның игътибарына Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2023 елда башкарылган эше турында еллык хисап бирелде.

Чара барышында имамнар 2023 ел нәтиҗәләре буенча үз мәхәлләләрендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Чара Изге Коръән аятьләрен уку, коллектив дуа һәм мәчеттә төшке аш белән тәмамланды.

Чыганак: bugulma-tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*