tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби табышмак» ны иң яхшы итеп булачак педагоглар чиштеләр
«Әдәби табышмак» ны иң яхшы итеп булачак педагоглар чиштеләр

«Әдәби табышмак» ны иң яхшы итеп булачак педагоглар чиштеләр

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе үткәрелде. Урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлары арасында үткәрелгән ярышның читтән торып үткәрелгән этабында 19 команда катнашырга теләк белдергән иде. Шуларның 14 е йомгаклау этабына үтте.

— ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелүче әлеге конкурс яшь буында туган илебезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләүгә, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗатына карата кызыксындыру, игътибар арттыруга юнәлтелгән. Быел конурс биремнәрен тематик яктан 2023 елда юбилей даталары билгеләнеп үтүче бөек шәхесләребез — Кол Гали, Роберт Миңнуллин, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй иҗатына нигезләнеп әзерләнде, — диде «Минзәлә-информ» га педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов.

Тантаналы ачышта Минзәлә педагогика көллияте тарафыннан быел 95 яшьлеге билгеләп үтелүче Гөлшат Зәйнашевага багышлап әзерләнгән әдәби-музыкаль номер да конкурс тематикасына тәңгәл туры килде.

5 турдан торган конкурсның 4 сендә командалар язучылар һәм шагыйрьләр иҗатын ничек белүләре турында сорауларга җавап бирсәләр, соңгысында үз иҗади осталыкларын тәкъдим иттеләр.

Чыганак: menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*