tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котдус Хөснуллин турында фильм күрсәтеләчәк
Котдус Хөснуллин турында фильм күрсәтеләчәк

Котдус Хөснуллин турында фильм күрсәтеләчәк

20 декабрьдә Татар китабы йортында фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллинга багышланган кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.

Котдус Хөснуллин — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм фольклорчы. Аның  эшчәнлеге татар халык иҗатын өйрәнү белән бәйле. Күп еллар дәвамында ул Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә фольклор экспедицияләре оештыра һәм татар халык иҗатыннан музыкаль мирасны туплый.

Фольклор өлкәсендә зур белгеч буларак, ул этнографик концертлар һәм фәнни-гамәли конференцияләр оештыра. Котдус Хөснуллинның күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр тупланмасы басылып чыга.

Быел композиторның оныгы Бәхтияр Хөснуллин бабасына багышлап «Фольклорист» исемле кыска метражлы фильм төшерде. Фильмда Кутдус Хөснуллинның хезмәттәшләре һәм якыннары белән интервьюлар һәм уникаль архив материаллары күрсәтелә.

Татар китабы йортында бу фильмны карау һәм фикер алышу оештырыла.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*